Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

ТЫНЫЧЛЫКНЫҢ ТУГАН КӨНЕН БӘЙРӘМ ИТӘ БҮГЕН ИЛЕМ

Бу якты һәм шул ук вакытта моңсу бәйрәм безнең халык өчен иң мөһимнәрнең берсе. Түбән Оры авылы мәдәният йорты белән берлектә без Түбән Оры һәм Кызыл Яр авылларында бәйрәм уңаеннан тантаналы программалар үткәрдек. Ватандашларыбызның батырлыгы турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Бәйрәм нотыгы белән авыл җирлеге администрациясе башлыгы урынбасары чыгыш ясады. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларны бер минут тынлык белән искә алдык.