Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

ҺӘР КЕШЕНЕҢ ҮЗ ТУКАЕ!

 
Очыш канаты
 
Тукайга
 
Бары чирек гасыр яшәсә дә,
Гасырларны иңли иҗаты.
Бөеклеген аның аңлар өчен
Җитми кебек очыш канаты.
 
Милләтемә язган зөбәрҗәт ул,
Кинәт балкып, күкләргә ашкан.
Әллә булды микән Хозыр Ильяс – 
Җәмгыятькә кереп адашкан?!
 
Шагыйрьләр күп, артып тора алар,
Шигырьләр дә буа буарлык.
Табылырмы икән шагыйрь – шигырь
Янәшәңә синең куярлык?!
 
Рәзинә Мөхияр
 
Бөек Тукаебызның туган көне шигърият сәгате белән билгеләдек. Чарада катнашучылар Г. Тукайның иң яратып укый торган шигырьләрен искә төшерде.