Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

ДОРОГА, КОТОРУЮ МЫ ВЫБИРАЕМ

Безнең китапханәдә яшь китап укучыларга һөнәри юнәлеш бирү чараларына зур игътибар бирелә. Шундый очрашуларның берсе бүген дә оештырылды. Яшьләр үзләре өчен уңайлы форматны үзләре билгеләделәр, без моңа бик шат, чөнки рәсми булмаган шартларда сөйләшү балаларга үзләрен ачарга һәм күрсәтергә мөмкинлек бирде. Очрашуның төп темасы яңа һөнәрләр булды, аларның күбесенең исемен балалар ишетмәгән дә: Al-тренер, 3D-печать проектлаучы, маркетплейслар менеджеры һәм башкалар. Без "Һөнәрне эзләп тап" уенын уйнадык, психотип буенча кемгә нинди һөнәр туры килүен билгеләү буенча тестлар үткәрдек, гомумән, вакытны файдалы һәм күңелле үткәрдек.