Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

ТАҢ ШИКЕЛЛЕ ЯКТЫ ТУГАН ИЛЕМ, БӘХЕТ БИРГӘН ҖИРЕМ - ТАТАРСТАН

Татарстан Республикасы көне республика тарихы һәм мәдәнияте турында искә төшерү өчен яхшы сәбәп булып тора. Бу бәйрәмне китапханәдә интеллектуаль уен үткәрәп билгеләдек. Уен барышында балалар Татарстанның истәлекле урыннарын, республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен һәм гореф-гадәтләрен, шагыйрьләрнең һәм язучыларның исемнәрен искә төшерделәр һәм туган як турында белемнәрен тулыландырдылар. Чара ахырында китапханәче "Татарстан - минем республикам!» дип исемләнгән китаплар күргәзмәсенә обзор ясады.