Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

КИЧКЕ УЕНГА ЧЫГАБЫЗМЫ, Ә?

 Элек-электән татар авылларында "кичке уеннар" үткәрелгән. Мондый очрашуларда төрле уеннар уйныйлар, җырлыйлар, бииләр, шаярталар һәм күңел ачалар. Туган якның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау максатыннан Түбән Оры авылында «Кичке уен» бәйрәме үткәрелде. "Такмак әйләндерү", "Йозек салыш", "Кара каршы жыр" уеннары катнашучыларга үзләрен бәйрәмнең бер өлеше итеп хис итәргә мөмкинлек бирде. "Такмак биюенә" кушылып барлык кунаклар кул чабарга һәм такт белән биергә тотындылар. Бәйрәмгә чакырылган үзешчән җырчыларыбыз һәм төрле авыллардан килгән мәдәният хезмәткәрләре моңлы җырлары белән "кичке уеныбызга" килгән авылдашларыбызны шатландырдылар.