Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

ВЕЧНАЯ ПАМЯТЬ ТЕБЕ, БЕСЛАН!

Китапханәдә Түбән Оры авылы мәдәният йорты белән берлектә хәтер дәресе уздырылды. «Не забывайте Беслан» дигән презентация ярдәмендә тамашачылар унтугыз ел элек булган вакыйгаларга кире кайта алдылар. Өч көнлек җәфалану һәм мыскыллаулар, гади кешеләрнең һәм террорчыларга каршы торган спецназчыларның батырлыгы беркемне дә битараф калдырмады. Бесланда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара ахырында китапханәче урамда, транспортта һәм таныш булмаган кешеләр белән аралашканда саклык чаралары турында искә төшерде.