Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

СӨМБЕЛӘ - УҢЫШ БӘЙРӘМЕ

Борынгыдан татар халкы, кырларда һәм бакчаларда урып-җыю эшләре тәмамлангач, уңыш бәйрәменә – “Сөмбелә”гә әзерләнә башлый. Аны мултабын, көр күңел белән каршы алырга тырышканнар. Тәү чиратта, ул игенчеләргә рәхмәт белдерү максатында оештырылса, киләсе ел да мул уңыш белән сөендерсен өчен әлеге йоланы мотлак үтәргә кирәк, дип ышанган борынгылар.
"Ак калфак"лылар белән без дә искә алдык бу борынгы йоланы. Кичәбез уеннар, җырлар белән үрелеп бик матур узды.