Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

ӘБЕКӘЙ АЛТЫНЫМ - МИНЕМ ИҢ ЯКЫНЫМ

Өлкәннәр декадасы кысаларында китапханәдә "Ачык ишекләр көне" оештырылды. Бу көнне әбиләр һәм аларның оныклары төрле конкурсларда һәм эстафеталарда катнашып бердәмлек, җитезлек, тапкырлык күрсәтә алдылар һәм күңелле итеп вакыт үткәрделәр. Шулай ук бу көнне "Кулларымнан гөлләр тама" түгәрәгенә йөрүче өлкәннәребез яшь укучыларыбызга оекбашлар бәйләү дәрес үткәрделәр.