Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

БЕЗ ТӨРЛЕ, ШУЛАЙ ДА БЕЗ БЕРГӘ!

Татарстаныбыз - күпмилләтле республика һәм аның һәрбер  халкы - ул үзе бер дөнья! Без китап сөюче дусларыбызны күрше мари халкының искиткеч мәдәният дөньясы белән танышырга чакырдык. Танышуыбызны мари чигүеннән башладык. Очрашуга Антиповлар гаиләсе чакырылды. Олеся Антипова безгә мари бизәкләре тарихын, һәр орнаментның әһәмиятен сөйләде. Чигү өчен җепләрне шәлләр, яулыклар сүтеп әзерлибез, дип ачып җибәрде Алеся чигүнең бер серен. Әнә шуңа да мари халкының чигелгән тастымаллары, мендәрләре шундый ачык төсле, янып тора. 
Теләге булган кунаклар бу сәнгатьнең нечкәлекләрен өйрәнеп карадылар.