Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

ДУС ЯШӘҮГӘ НИ ҖИТӘ!

Түбән Оры мәдәният йорты белән берлектә балаларны “Дус яшәүгә ни җитә!” дип исемләнгән әңгәмә сәгатенә чакырдык.
Әңгәмә барышында китапханәче укучыларга толерантлык төшенчәсенең асылын аңлатты, бу сүзнең килеп чыгу тарихына тукталды, кешеләргә нинди төр толерантлык билгеләре хас булуын ассызыклады.
Балалар экстремизм һәм терроризмның кайдан чыгыш алганлыгы турында фикер алышты. 
Туганнар, күршеләр белән дус яшәү, башка милләт кешеләренә толерант булу экстремизны булдырмау өчен яхшы ысул, дигән нәтиҗәгә килдек.
Чараны террорчылык акты вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлау белән тәмамладык.