Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

БӨЕК БАТЫРЛЫК - ТАРИХ КҮГЕНДӘ

28 нче август көнне Сөрде авылы китапханәсе мөдире Валиева Альбина белән берлектә авылдашыбыз, якташыбыз, Советлар Союзы Герое Гатаулла Салиховка багышланган "Бөек батырлык - тарих күгендә" дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Укучыларыбызны Герой авылдашыбызның тормышы, аның сугыш кырында күрсәткән батырлыклары белән якыннан таныштырып, аңа багышлап ясалган презентация күрсәтелде. Аның турында ясалган күргәзмә мәгълүмат тәкъдим ителеп, укучыларыбызга обзор ясалды. Авылыбызда Героебызны зурлап, ул яшәгән урамга аның исеме бирелде. Укучылар белән Гатаулла Салихов яшәгән урамга укучылар белән экскурсиягә барып, аның яшәгән йорт урынын күрсәттек.