Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

ПУТЕШЕСТВИЕ ПО ЛАБИРИНТАМ СБА

Китапханә фондларының китап байлыклары арасында кирәкле китапны табу җиңел түгел. Шуңа күрә һәр укучыга мәгълүматны эзләүнең төп чаралары каталоглар һәм картотекалар икәнен белергә кирәк. Безнең китапханәдә «Путешествие по лабиринтам СБА» дигән китапханә дәресе узды. Балалар китапханәнең белешмә - библиографик аппараты белән таныштылар. Балаларны алфавит каталогы белән таныштырып, китапханәче укучыларга каталог карточкалары, аларда чагылыш тапкан мәгълүматлар, китап шифры, китапханә индексы һәм автор билгесе төшенчәләре турында сөйләде. Хәзерге китапханәләрдә мәгълүматның ничек саклануын, электрон каталогны ничек куллануны һәм «Милли электрон китапханә» нең укуда ничек ярдәм итә алуын аңлатылды. Китапханә дәресе практик биремнәр белән үрелеп барды: алфавит каталогында карточкаларын урнаштыру,  һәм сүзлекләр һәм белешмәлек фондынна билгеле бер мәгълүмат эзләү кебек биремнәрне балалар бик теләп эшләделәр.