Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Лукошко сказок

2023 елда танылган язучы-әкиятче, иллюстратор, мультипликатор Владимир Григорьевич Сутеевка 120 яшь тулган булыр иде. Кзыл-Яр авыл китапханәсендә язучының иҗаты турында әңгәмә үткәрелде. Безнең яшь укучыларыбыз Сутеев әкиятләре белән таныш, әмма Владимир Григорьевич турында аз беләләр икән. Китапханәче балаларга Сутеевның сере турында сөйләде. В.Сутеев үз әкиятләрен уң кул белән язган, ә сул кул белән рәсем ясаган булган. В.Сутеев әйтүенчә, аның өч тылсымлы ярдәмчесе бар – каләм, карандаш һәм пумала. Китапханә кунаклары Владимир Сутеевның күп кенә әкиятләр язганын, үз әсәрләрен үзе иллюстрацияләгәнен һәм сценарийлар язганлыгын беләләр.

Балалар  язучысының әкиятләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар һәм «Узнай сказку по началу» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Ә чара ахырында балаларга В. Г. Сутеевның «Разные колеса» әкиятенә нигезләнгән мультфильм карарга тәкъдим ителде.