Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Наркотиклар - ул сәламәтлек дошманы.

Барлык наркотиклар да табигате буенча зарарлы агулар булып тора. Хәтта кайбер наркотикларны бер тапкыр куллану да кешенең генетик кодын үзгәртә, ә даими куллану турында әйтеп тә торасы юк. Кеше һәм гомумән җәмгыять сәламәтлегенә куркыныч янаган мондый күренеш турында балалар белән даими сөйләшергә кирәк. Мондый сөйләшүләрнең берсенә без яшь кипат укучыларыбызны каникул вакытында чакырдык. Түбән Оры авыл мәдәният йорты мөдире белән берлектә без балаларга наркотикларның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын һәм наркотик матдәләрне татып карау тәкъдименнән ничек баш тартырга кирәклеген сөйләдек.