Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Я в гости к Пушкину спешу

Рус теле көне - Рус телен Россиянең төп мәдәни байлыкларының берсе буларак популярлаштыруга багышланган халыкара бәйрәм. Бу бәйрәм ел саен 6 июньдә бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә. Бөек рус язучысы, шагыйре, драматургы Александр Сергеевич Пушкин хәзерге заман әдәби рус телен булдыручы дип санала. Пушкин барлыкка китергән яңа «бөек һәм көчле» әдәби телне бүгенге көнгә кадәр кулланалар. Кызыл Яр авыл китапханәсендә бу көнне Александр Сергеевичның балалар өчен әкиятләре кичәсе узды. Китапханәгә килүче яшь китап укучыларыбыз бәйрәм тарихы, Пушкин биографиясеннән кызыклы фактлар турында белделәр, ә иң мөһиме әкиятләр тылсым дөньясында булып кайттылар.