"Бәхетле безнең балачак, киң барыр юлларыбыз”.
Балаларны яклау көне бөтен дөньяда 1950 елдан башлап билгеләп үтелә.
Безнең балалар өчен бу бәйрәм - һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу. Балалар -тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Аларның мәрхәмәтле, кешелекле һәм иң мөһиме - сәламәт булып үсүенә бөтен җәмәгатьчелек бурычлы. Түбән Оры авылы Мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен күңелле эстафета оештырдык.