Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Сандык серләре

Кзыл-Яр авылы китапханәсендә фольклор-музыкаль тамаша уздырылды, аның төп өлешендә кунакларга Рузалия Насыйбуллинаның «Мирас булып калсын» китабыннан фольклор сценарийларының берсе сәхнәләштерелде. Тамаша татар кызларының үз куллары белән бирнә чигү һәм аны кулдан эшләнгән сандыкларда саклау гореф-гадәтенә  багышланган иде. Тамашачыларга чарада актив катнашырга мөмкинлек тудыру нияте белән проектор ярдәмендә экранга татар халык җырларының сүзләре чыгарылды. Килгән кунаклар белән бергә җырлау бик күңелле булды. Балаларга бигрәк тә чын борынгы сандыкны ачып, эчендә нәрсәләр сакланганын белү кызык булды. Чара ахырында теләгән һәркем татар чигүләренең бер төре буенча мастер-класска калды.