Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Где найти помощь?

17 май - Халыкара балалар ышаныч телефоны көне. Кзыл-Яр авыл китапханәсе читтә калмады, чөнки безнең яшүсмер балаларга  квалификацияле психологик ярдәм кайда алып була икәнен белү мөһим. Түбән Оры мәдәният йорты белән берлектә без яшь укучыларыбыз өчен мәгълүмат сәгате үткәрдек. Балалар ышаныч телефонының барлыкка килү тарихы турында белделәр, укучыларга ышаныч телефонының ни өчен кирәклеген, аның нинди принцип буенча эшләвен һәм телефон консультантларыннан нинди ярдәм алырга мөмкинлеген аңлаттылар. Чара психологик уеннар белән үрелеп барды. Балаларга “Жизнь – одна!” дигәе буклетлар таратылды.