Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

"Карга боткасы" бәйрәме

Язны каршы алу белән бәйле традицияләрнең төрле халыкларда үзенең якты, характерлы үзенчәлекләре бар. “Карга боткасы” - татар һәм башкорт халыкларының популяр борынгы бәйрәмнәренең берсе. Бу - язны каршы алу бәйрәме, шуңа күрә кара каргалар килгәч, халык бәйрәм оештырган. Халкыбызның бик популяр булган, зурлап, күңелле итеп үткәрелгән бу язгы бәйрәмне Түбән Оры авылы мәдәният йорты белән берлектә авылдашларыбыз өчен үткәрдек. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнадык, җырлар җырладык. Ул арада боткабыз да пеште, тәмләп ашадык. Җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык теләп йомырка кабыклары җиргә сибелде.