Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Гомер тәгәрмәчләре

"Татарстан Республикасында хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" исемле региональ проектны гамәлгә ашыру кысаларында  Түбән Оры мәдәният йортында клуб һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә "Гомер тәгәрмәчләре" дип исемләнгән бик матур очрашу булып узды.  Кичәбезнең кунагы Россиянең мәгариф отличнигы, озак еллар Ташкичү мәктәбе директоры булып эшләгән, күп кенә китаплар авторы Рузалия апа Насыйбуллина иде. Очрашуыбыз Рузалия апаның "Мирас булып калсын" исемле китабындагы "Сандык серләре" исемле фольклор кичәсе белән башланып китте. Авыл үзешчәннәре, клуб һәм китапханә хезмәткәрләре милли мәдәният, йола, гореф-гадәткә багышланган әлеге күренешне оста һәм искиткеч зәвык белән башкардылар. Кичәбез матур җырлар, Рузалия апа белән әңгәмә рәвешендә дәвам итте. Озак еллар мәктәптә директор булып  эшләгән хезмәттәше, авылыбызның ветеран укытучысы Язилә апа Вәлиева Рузалия апа турындагы истәлекләре белән бүлеште. Рузалия апаның бүгенгесе көндә "Гомер тәгәрмәчләре", "Акланган өметләр", "Мирас булып калсын", "Дини бәйрәмнәр һәм кичәләр" һ.б китаплары бар. Һәрберсенең язылу тарихы белән таныштырып, кыскача эчтәлекләре белән дә бүлеште ул. Китапханәләребезгә истәлек итеп үзенең китапларын да бүләк итте. Очрашу бик күңелле һәм файдалы узды.