Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

"Без - Тукайлы халык"

Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Габдулла Тукай – татар әдәбияты күгендә янган йолдызларның иң зурысы. Еллар узган саен бу исем ешрак телгә алына. Тукай шәхесе елдан – ел  калкурак күренә. Татар халкының даһи улына якты дөньяда озак яшәү насыйп булмый. Әмма ул башкарган эшләр гасырларга тиң. Димәк, Тукай яши, Тукай – үлемсез. “Без – Тукайлы халык” исеме астында шигъри бәйге белән билгеләп үттек китапханәбездә бөек шагыребезнең туган көнен. Олы яштәге укучыларда, яшьләр дә бик теләп укыдылар Тукай шигырьләрен.