Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

"Аҗаганнар уйнаткан әдип - Мәхмүт Хәсәнов"

Татарстанда "Милли мәдәниятлар һәм гореф-гадәтләр елы" уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, китапханәләр арасында "Милли мәдәният саекмас чишмә" исемле районкүләм иҗади бәйге игьлан итте. 

19 нчы апрель көнне Түбән Оры мәдәният йортында, Сөрде һәм Кзыл-Яр авылы китапханәчеләре тарафыннан,  "Аҗаганнар уйнаткан әдип - Мәхмүт Хәсәнов" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Язучының иҗатын тулысынча ачып бирү, аның китапларын укуга кызыксыну уяту, бәйгенең  төп шарты иде. 

Әлеге кичәгә Мәхмүт Хәсәнов иҗатына багышлап төзелгән "Халык язмышы - әдип язмышы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе, "Язучыны сагынып" дип исемләнгән буклетлар эшләп куелды.

Ул көнне чакырылган кунаклар һәм китапханәләребез укучылары игътибарына М. Хәсәновның балалар өчен иҗат иткән “Көн җылытты” хикәясен сәхнәләштерү, ветеран укытучы Мортазина Сүрия апа тарафыннан “Язган аҗаган” романы турында чыгыш, Альбина Вәлиева башкаруында язучының "Бер уч арыш" әсәреннән өзек тәкъдим ителде.

Бәйгенең төп юнәлеше -  язучы иҗатында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләрне чагылдырган әсәрен укучыларга тәкъдим итү иде. Мәхмүт Хәсәновның "Саумы, Кояш!" романында гореф-гадәт, милли мәдәният аеруча зур чагылыш тапканга, сәхнәләштерү өчен өзекшул романнан сайланды.