Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

“Родное слово” и “Детский мир” (рассказы, сказки, игры, загадки).

Педагог һәм остаз елы кысаларында безнең китапханәдә К.Д. Ушинскийның тууына 200 ел тулуга багышланган кече мәктәп яшендәге балалар өчен "Родное слово" и "Детский мир" дип исемләнгән әдәби-уен дәресе узды. Китапханәче балаларны К.Д. Ушинскийның тормыш юлы белән таныштырды, аның балалар өчен язылган "Родное слово" һәм "Детский мир” китаплары турында сөйләде. Балалар Константин Ушинскийның "Гусь и журавль", "Играющие собаки", "Ворон и сорока" дигән гыйбрәтле хикәяләрен кызыксынып укыдылар, "Балалар дөньясы" китабыннан алынган  табышмакларга җаваплар табып, рәсем ясадылар. Чара ахырында проектр ярдәмендә "Ветер и солнце" Константин Ушинскийның хикәясе буенча төшерелгән мультфильм күрсәтелде.