Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Замана балалары язучысы – Ләбиб Лерон

Мәктәпнең актлар залына кереп түбәтәй-калфак кигән балаларның Ләбиб абыйларын сәламләү өчен дәррәү торып басканын күргәч, шагырьнең шундый шигыре искә төште:
 
ТАТАР БАЛАСЫ
 
Калфак кигән кыз баланың
Багып алчы йөзенә:
Нинди гүзәл татар кызы! —
Күз тимәсен үзенә.
 
Килешеп тора түбәтәй
Аның күркәм йөзенә:
Нинди матур татар улы! —
Күз тимәсен үзенә.
 
Үзе тыйнак, үзе горур,
Хак сүз булыр әйткәне.
Яратыр газиз Ватанны,
Сөяр әткәй-әнкәйне!
 
Дәү булгач та шулай калыр —
Татар баласы булып.
Әйтерләр:
— Татар кызы бу!
Диярләр:
— Татар улы!
 
Очрашуга башлангыч сыйныфлар укучылары җыелганнар иде.
 
Татарстанның халык шагыйре Рөстәм Мингалим Ләбиб Леронның балалар иҗатына багышлап язган шигырьләренә югары бәя биреп болай  ди: “...Ләбиб Лерон балаларны уйлата, нечкә күңелле, кешелекле, шәфкатьле итә торган шигырьләр язарга омтыла.” Сәхнәгә укучылар чыккач без моның шулай икәненә үзебез дә инандык. Ләбиб ага Лерон белән очрашу буласын бүген иртән белгән балалар искиткеч әзерлекләре белән шагыйрне гаҗәпләндерделәр. Сәхнәдән бер-бер артлы чыгып шигырьләрне яттан сөйләүләре, Ләбиб Лерон шигырьләренә язылган җырларны матур итеп башкарулары таң калдырды.
Ләбиб абый Лерон балаларга татар телен белеп яшәүнең әһәмиятен аңлатты: татар телен белгән кеше үзбәкне дә, казахны да һәм башка төрки телле милләт кешесен дә аңлый һәм җиңел генә уртак тел таба.
 
Язучы укучыларга замана “чире” - телефон, социаль челтәрләрдә вакытны үткәрмәскә киңәш итте, чөнки буш вакытын китап укып үткәргән кеше күпкә белемлерәк була.  Мәктәп китапханәсенә китаплар һәм журналлар бүләк итте шагыйрь.