Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Мостафа Ногман турында истәлекләр

Сөрде авылы китапханәсе мөдире Валиева Альбина белән берлектә Казаннан килгән зур кунакларны - Мәдәният министрлыгының бүлек начальнигы Фәйзрахманов Айрат Шамил улы, татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил, Габдулла Тукай премияләре лауреаты – Ләбиб Лерон һәм Казан арты тарих-этнография музееның туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Гобәйдуллин Ленар Илгиз улын  - кабул итәргә насыйп булды безгә бүген.
“Мостафа Ногман турында истәлекләр” дип атадык без бу Кзыл-Яр авылының тарихына кертергә лаеклы очрашуны.
Кунакларыбыз Мостафа Ногманның туып-үскән нигезен күрү, авылдашлары белән аралашып күренекле шагыйрь, тел галиме, күп кенә популяр жырлар авторы булып танылган шәхес турында истәлекләрен тыңлап, язып алу нияте белән килгәннәр. Түбән Оры авылы мәдәният йортында үткән бу очрашуга чакырылган Кзыл-Яр авылында яшәүче Фазылҗанова Тәнзилә апа, Вафина Галия апа һәм Түбән Оры авылында гомер итүче Мортазина Сүрия апа бик теләп Казан кунаклары белән  бөек шагыйрь турындагы хатирәләре белән утраклашты.
Галия апа Мостафа Ногман турында “бик матур, чибәр кеше иде”, – дип искә төшерә. Аның кайнатасы Хәмбәл абый белән дуслык йөрткән икән бит  шагыйрь һәм шунлыктан авылга кайткач керә торган булган Галия апа килен булып төшкән йортка.
Кызганычка каршы Мостафа Ногман туган йорт инде юк, әмма нигезе булган урын билгеле. Кзыл-Яр авылының уртасында, бик матур җирдә урнашкан нигез урынын кунакларыбызга күрсәткәндә Тәнзилә апа: “Безнең табигатебез җәй көне матур. Өй артында Кызыл-Яр елгасы ага, аны Мостафа Ногман заманында да таллар урап алган иде. Шагыйрь "инешкә иелгән" "бөдрә таллар" турындагы шигырендә туган як табигатен сагынып язган”, – дип фикерен белдерә.