Интернет - должен быть безопасным!
“Куркынычсыз Рунет” атналыгы кысаларында китапханәдә " Интернет - должен быть безопасным!" дигән белем сәгате үткәрелде. Сөйләшүнең төп темалары "Интернетка бәйлелек" һәм "Интернет мошенниклыгы". Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, танышларының интернет-мошенниклар корбаны булу очраклары турында сөйләделәр. Китапханәче Интернет челтәрендә озак вакыт үткәрүнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуы хакында сөйләде. Чара ахырында балаларга "Твоя интернет-безопасность" дигән видео-ролик тәкъдим ителде.
Әлбәттә хәзерге тормышта Интернет кирәк, ә менә дусмы ул, әллә дошманмы, анысы инде үзебездән генә тора.