Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Федор Шаляпин - гордость Казани!

13 февральдә бөтен Россия бөек опера җырчысы, уникаль тавыш иясе Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулуны билгеләп үтте. Федор Шаляпин югары опера сәнгате үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә, ул булдырган сәхнә образлары эталонга әверелә. Аның репертуарында — классик операларда 50 дән артык роль, 400 дән артык җыр, романс һәм рус халык җырлары.    

Шаляпинның биографиясе – җырчының дөнья мәдәнияте биеклекләренә халык калынлыгыннан күтәрелүе тарихы. Бу күтәрелеш Казанда башланды.

Без укучыларыбызны Казанның «Шаляпин урыннары» буенча мавыктыргыч "сәяхәткә" чакырдык. Вертуаль экскурсия бөек җырчының музыкаль әсәрләре һәм замандашларының истәлекләре белән үрелеп барды. Шаляпин Казанны бик ярата иде,  Горькийга язган хатларында ул Казанны «дөньядагы иң матур шәһәр» дип атый. Казан да үзенең музыкаль генийын онытмый.