Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

С компьютером на "ты"

Хәзерге җәмгыятьтә барлык эшчәнлек өлкәләрендә мәгълүмати технологияләр кулланыла. Интернет аша сатып алалар, хәбәрләшәләр, укыйлар, дәүләт хезмәтләреннән файдаланалар, онлайн конференцияләрдә катнашалар. Кызганычка каршы, күпчелек өлкән яшьтәге кешеләргә компьютерны үзләштерүе авыр бирелә.

Шуны истә тотып бүген китапханәдә "с компьютером на "ты", дип исемләнгән чираттагы компьютер белеме дәресе узды. Өлкән буын китап укучылары компьютер программалары белән эшләү нечкәлекләре белән таныштылар. Катнашучылар компьютерны ничек кабызырга, сүндерергә, җайланмаларны компьютерга тоташтырырга, Интернет аша мәгълүмат алырга өйрәнделәр.