Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Мин - Россия гражданины

Россия гражданины булу нәрсәне аңлата?

Бу сорауга җавап бирү өчен авыл балалары өчен мәгълүмат сәгате оештырдык. Бу көнне китапханәгә килгән балалар Россиянең төп символлары һәм төп закон - Россия Федерациясе Конституциясе - турында мәгълүмат алды. Без шулай ук илнең һәр гражданинының хокуклары һәм бурычлары турында сөйләштек.

Россия гражданины булу - бу бөек илнең гражданины булу дигән сүз. Анда яшәүче халыкларның  гореф-гатәтләрен, мәдәниятен хөрмәт итү, закон һәм тәртип саклау дигән сүз.

Ләкин чын россияле булу өчен бу белемгә ия булу гына җитми, югары әхлаклы кеше һәм чын патриот булырга кирәк. Балаларга чын кеше нинди булырга тиешлеген аңлату өчен «Син ничек эшләр идең?", дигән уен уйнатылды.

Очрашу ахырында без барыбыз бергә Россия Федерациясе гимнын җырладык.