Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы

Һәр кешенең биографиясе булган кебек һәр авылның үз биографиясе, тарихы була.

Түбән Оры авылы – чал тарихлы авыл. Ори авылы – Ашыт елгасының төньяк ягында  “Түбән Оры”, “Байлар Орысы”, “Казакъ Оры-сы”, “Морзалар Орысы”, дип йөртелгән борынгы зур авыл. XIX йөздә монда 40 тан артык гильдия сәүдәгәрләре яши һәм эшли. Ш.Мәрҗани авыл турында: “Зур борынгы авыл... Бик күптәннән үзенең эре сәүдәгәрләре, байлыгы, горурлыгы, артык юмартлыгы белән мәгълүм”, – дип яза. Бу авылда җитештерелгән тукыма Россия базарының 50 процентын тәэмин итүе ачыкланган. Арча районында урнашкан бер авылда эшләнгән комач, тукыма Урта Азия базарын да тутырган. Авыл халкын бу һөнәргә иң элек Бохарадан килгән белгечләр өйрәткән. Аннан соң алар Бельгиядән станоклар сатып алып, җитештерүне башлап җибәргән.

Бу мәгълүматларны без авылның яшь буынына сөйләр өчен төрле чыганаклардан җыйдык. Бигрәк тә Р. Р. Салиховның “Служилая Ура: рождение татарского капитализма” булышты безгә чарага әзерләнгәндә. 1817 елның 1 июнендә авылды булган “Су вакыйгасы” турында “Идел” журналының 2022 елда 5 санында басылып чаккан мәкаләгә таянып сөйләнде.

Кичәгә без авылыбызның өлкән кешеләрен дә чакырдык. Алар үзләренең, әби-бабайлары истәлекләре белән уртаклашты.

Кичә барышында тарихта калган 1905 елда төзелгән агач мәчет, 1787 елда төзелеп беткән таш мәчет, элек яшәгән һөнәрчеләр фотолары проектор ярдәмендә күрсәтелде.

Тарихын оныткан халык юкка чыга. Шуңа күрә без дә авылыбызның тарихын беләргә тиеш.