Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите

1944 елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 80 ел тулды.
Россияның бу Хәрби дан көнендә Түбән Оры мәдәният йорты белән берлектә авыл балалары өчен видео-дәрес үткәрелде. 
"Жизнь, опаленная блокадой" видео фильмын күрсәтер алдыннан балалар белән блокаданың авырлыклары турында әңгәмә үткәрелде. Аларны бигрәк тә блокадада калучы балалар язмышы кызыксындырды: ничек мәктәпкә йөргәннәр, нәрсә ашаганнар...
Карточка системасы буенча икмәкнең көнлек нормасы 125 г булган. Балалар, 125 г ипи сыныгын күреп, ленинградлыларның тиңдәшсез батырлыгына таң калдылар.