Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Авылымның гореф гадәтләре

Чираттагы "Ак калфак" оешмасының утырышы "Авылымның гореф гадәтләре" исеме астында үтте. 
Татар халкының гореф гадәтләре — татарларның борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәр сакланып калган үзенчәлекләре. Татар үзенең кунакчыллыгы белән дан тота, ул бүгенге көнгә кадәр сакланып калган халкыбызның гореф гадәте, дип әйтергә була. Шуңа күрә дә җыелыш самоварлы-чәйле өстәл алдында үтте. 
Бүгенге көндә дә йолалар авылыбызда үтәләме? Аларны саклап калу, киләчәк буынга тапшыру кирәкме? Борынгыдан килгән йолаларны "Интернет заманасында" ничек саклап калып була? Милли йолаларның тәрбияви бурычы нәрсәдән гыйбарәт? Шундый сорауларга җавап табырга тырыштык без бу җыелышта. 
Әлбәттә йолаларны барлап, искә алып, хатирәләргә бирелеп,  җырлап-уйнап та алдык.