Китап иле
Китапханә - ул серле дөнья, ә китапханәче шул серне чишәргә ярдәм итүче. Китап сөюче дусларыбызга "Китап иле"нә сәяхәт оештырдык.
Үзеңә кирәк китапны ничек эзләп табарга?
Китапханәгә нинди газета-журналлар килә?
Кызыксындырган темага мәгълүмат кайдан, ничек эзләргә?
Сүзлекләр һәм энциклопедияләр белән ничек эшләргә?
Әнә шундый сорауларларына җавап тапты "Китап иленә сәяхәт"кә килүче китап укучы дусларыбыз.
Китап чын мәгънәсендә - безнең якын дустыбыз. Ул безгә матурлыкны күрергә, яшәргә, тормышны аңларга өйрәтә, тәҗрибә тупларга булыша. Әгәр үзегезгә дуслар табасыгыз килсә, китапханәбездә көтеп калабыз сезне.