Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Әкияткә сәяхәт

Халык авыз иҗаты әсәрләреннән балаларга иң якын һәм алар ярата торганы — әкиятләр. Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, гаделлекне, хаклыкны яклый, кешеләрне игелекле, тугры һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә.
Халык әкиятләре — бала тәрбияләүдә бай материал. Шуны истә тотып, без Түбән Оры авыл мәдәният йорты белән берлекте "Борын-борын заманда" исемле татар әкиятләренә балалар өчен сәяхәт оештырдык.
Балалар викторинада бик теләп катнаштылар.
"Вәли белән Сорыр" әкиятенең кайсы герой саран була?
Тылсымлы әкиятләрдә гадәттә кем уңай образ булып килә?
Татар халык әкиятләре ничә төркемгә бүленә? - шикелле сорауларга бергеләп җаваплар эзләделәр, белгән әкиятләрен сөйләделәр, әкиятләрдән өзекләр укыдылар.