Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

"Кояшлы алан"да

Җәй... Кояшлы, яшел болынлы,тәмле җиләкле, җылы яңгырлы, каникуллы җәй!

Җәйнең һәм каникулларның соңгы ае башлануын "Кояшлы алан"да билгеләп үттек авылга ял итергә кайткан балалар белән. 

Әби-бабаларыбыз яратып уйнаган уеннарны искә төшердек, заманча уеннар уйнадык, балалар эстафетада көч сынап карадылар. Уйнап, җырлап арыгач, утырып "Сабантуй" һәм "Салават күпере" журналларының яңа саннары белән таныштык, андагы хикәяләрне, шигырьләрне мавыгып укыдылар балалар.