Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Гаиләм - җылы учагым

Минем гаиләм

Аш кашыгы – агачтан,
Чәй кашыгы – көмештән.
Җиз самавыр кайнап тора –
Суы - изге инештән.
Әбием һәм әнием
Безгә бәлеш пешергән.
Бәлеш уңган, күрәсең,
Өйгә тәмле ис тулган.
Әби-бабай, әти-әни,
Мин, нәни кыз, Наилә.
Менә нинди сокландыргыч
Безнең матур гаилә!
Зәкия Туфайлова

7 июль көнне без китапхәнәбездә балаларны Гаилә көненә багышланган "Гаиләм - җылы учагым" дип исемләнгән рәсем ясау бәйгәсенә чакырдык. Балалар гаилә турында җырлар тыңлый-тыңлый үзләренең гаиләләрен матур итеп сүрәтләделәр.
Аларның эшләрен махсус чакырылган жюри бәяләп урыннар билгеләде. Балаларга бәйгедә катнашкан өчен бүләкләр таратылды. Ә инде 1-3 урыннар яулаган балалар Кзыл-Яр авыл китапханәсе һәм Тубән Оры мәдәният йорты исеменнән китаплар белән бүләкләнде. Балаларның төсле, үзенчәлекле рәсемнәре  гаиләләрен бәйрәм белән котларга менә дигән бүләк булды.