Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

Орчык бәйрәме

    Татар халкы элек-электән “Каз өмәсе”, “Өй күтәрү”, “Өй юу” өмәләрен күмәк эшләгәннәр. Билгеле инде эшләгәннән соң хуҗа кеше өмәчеләргә табын әзерләгән. Алар ашап-эчеп кенә калмаганнар, уен-көлке, җыр-бию, мәкаль, табышмак әйтешү уеннары  да уйнаганнар. Халкыбызның гаять тирән тәрбияви һәм әхлакый әһәмияткә ия булган йола-бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре бихисап. Ләкин кайберләре заманалар үзгәрү белән вакыт тузаны астында калып бара.

14 июндә Кзыл-Яр авыл китапханәсендә эшләп килүче "Ак калфак" түгәрегенең чираттагы җыелышын "Орчык бәйрәме" рольле уен формасында үткәрергә булдык. Җыелышыбыз Түбән Оры мәдәният йорты белән берлектә үткәрелде.
Халык йолалары белән кызыксынуларын уятуны максат итеп куеп чарага балаларны да чакырдык. Балалар бик теләп катнаштылар, кызыксынып тыңладылар, татар халык җырларын кушылып җырладылар, хәтта үз куллары белән йон эрләп карадылар.
Кичәнең азагында уйналган "Орчык" уены барыбызның күңелен тагы да күтәреп җибәрде - балалар да, олылар да рәхәтләнеп биедек.