Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

"Әйлән-бәйлән" уен мозаикасы

1 июнь - Халыкара баларны яклау көнендә - Кзыл-Яр һәм Түбән Оры авылларында яшәүче һәм шәһәрләрдән әби-бабайларына кунакка килүче балалар өчен "Әйлән-бәйлән" уен мозаикасы үткәрдек.

Матур, кояшлы көнне нәкъ безнең әби-бабаларыбыз кебек яшел аланга түгәрәккә җыелып татар халкының төрле хәрәкәтле уеннарын уйнадык ул көнне. Уеннар - ул халык иҗаты җимеше. Нинди генә уенны алма, аның эчтәлегендә кешенең әүвәлге чордагы шөгыльләре, тормыш-көнкүреше чагылыш таба. "Почтальон" уены, парлы уен, тукмаклы, "Әтәчле", "Мәче-тычкан", яулык салыш - болар бүгенгесе көндә, кызганычка каршы, онытылып бара торган уеннар. 

Бу чараны әзерләгәндә без беренче чиратта баларыбызда туган илгә, милли йолаларыбызга, халык уеннарына карата кызыксыну һәм мәхәббәт хисләрен уятырга максат итеп куйган идек. Балаларның теләп, яратып, рәхәтләне уйнауларын күреп , максатыбызга ирешә алдык дип сөенеп куйдык.