Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

"Әфганстан- безнең хәтер һәм кайгы"

12 февраль көнне Кзылъяр авылы башлангыч мәктәбендә әфганчы Раил ага Галимҗанов, Марат ага Ризванов белән "Әфганстан- безнең хәтер һәм кайгы " дигән  очрашу булып узды. Очрашу барышында Раил ага Галимҗанов Марат ага Ризванов үзенең тормыш юллары,  Әфганстанда күргәннәре турында укучыларга сөйләделәр. Китапханәче Ибраһимова А.Ф. Әфганстан сугышы турында презентация күрсәтте, китап күргәзмәсе белән дә таныштырды.

Укучылар Әфганстан сугышы турында шигырьләр сөйләделәр ,җырлар җырладылар.

Очрашу азагында җитезлеккә,батырлыкка бәйле уеннар үткәрелде.