Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

“Абдулла Алиш әкиятләре белән танышу : “Бикбатыр һәм Биккуркак”.

5  гыйнвар көнне Кзыл-Яр  авылы китапханәсендә ,кышкы каникуллар вакытында,  “Абдулла Алиш әкиятләре белән танышу : “Бикбатыр һәм Биккуркак”” дип исемләнгән танышу сәгате үтте. Китапханәче укучыларга Абдулла Алиш  турында сөйләп,аның әкиятләре белән таныштырып үтте.  . Соныннан китапханәче укучыларга  “Бикбатыр һәм Биккуркак” әкиятен, мультфильмын күрсәтте.