Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

“Алар батырлыгы исемсез була алмый ”.

3 декабрь көнне Кзыл-Яр  авылы китапханәсендә  “Алар батырлыгы исемсез була алмый ” дип исемләнгән хәтер сәгате үтте. Китапханәче укучыларга Билгесез солдат көне турында сөйләп үтте.  Билгесез солдат көне-Россиядә истәлекле дата, 2014 елдан башлап ел саен 3 декабрьдә ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә билгеләп үтелә. Соныннан китапханәче укучыларга  шул темага багышлап рәсем конкурсы үткәрергә тәгдим итте.

Укучылар бик матур рәсемнәр ясадылар.