Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

"Бердәмлелек көне турында ниләр беләсең ?"

«4» ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәм 2005 елдан билгеләп үтелсә дә, аның тарихы ерак 17 гасырга барып тоташа. Кзыл-Яр авыл китапханәсе  бу уңайдан «Бердәмлек көне турында ниләр беләсең?» дип исемләнгән парламент дәресе уздырды. Әдәби дәрес барышында укучылар бу көннең тарихы, аның мәгънәсе белән таныштылар.
“Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.

Яшебезгә, шөгыльләребезгә, максатларыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез – һәркайсы илебезнең, Ватаныбызның  язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.

Китап укучыларыбызда илебездә яшәүче һәрбер халыкка ихтирам көче уяту иде максатыбыз. Ил тынычлыгының нигезен халыклар бердәмлеге тәшкил итүен җиткерү безнең бурычыбыз