Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

"Сәнгать могҗизалары дөньясы"

Яшь буынны китап укуга тартуның төрле юллары бар. Китапханәдә төрле мастер-класслар, уен-тамашалар уздыру да укучыларда китап укуга кызыксыну уятадыр,мөгаен. "Сәнгать могҗизалары" акциясе кысаларында яшь китап укучылар белән орлыклардан,кабыклардан могҗизалар тудыру буенча мастер-класс оештырылды. Укучыларга Юлия Васильеваның "Арт-студия-безнең өйдә", Нурзия сергееваның "Тылсымлы бизәк", Альберт Гаделнең "Фокуслар энциклопедиясе" китаплары тәкъдим ителде. Мастер-класста укучылар үзләре дә могҗизалар тудырдылар.