Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

"Көзге муллык - җир җимеше"

Көзге уңыш җыеп алынганнан соң, мәктәпләрдә,клубларда,балалар бакчаларында бәйрәмнәр гөрли. Бу бәйрәм район һәм республика күләмендә дә билгеләп үтелә. Кыр батырларының эше югары бәяләнә. Авылларда тырыш,уңган хезмәтчәннәргә дан җырлана, шулай ук һәркем үзе үстергән мул уңышы нәтиҗәләре белән уртаклаша. Бездә дә мәктәп укучылары һәм ата-аналар катнашында "Көзге уңыш" дигән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Укучыларга төрле яшелчәләр турында шигырьләр, табышмаклар, мәкальләр табудан башладык эшне. Халык фольклоры җырларын өйрәндек. Бәйрәм барышында шуларны яңгыраттык. Төрле уеннар уйнаттык. Авылыбыздагы тырыш бакчачыларны билгеләп үттек.