Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

"Дин һәм без"

«Ислам дине – җиңел дин. Кем дә кем шул җиңеллеккә риза булмыйча, артык гыйбадәтләр кылырга керешсә, гаҗиз калыр да, бу дин белән көрәшә торгач җиңелер, һәрвакыт кыла торган гыйбадәтләрен дә җиренә җиткереп үти алмый башлар. Дин эшләрендә бик артык тирән кермичә, урта һәм гадел юлны ихтыяр итегез, камил гыйбадәт кыла алмасагыз, шуңа якынрак рәвештә гыйбадәт кылырга тырышыгыз, аз булса да гыйбадәтләр бәрабәренә савап булачагын фикерләп сөенегез, кояш чыкмастан элек, төштән соң һәм көн ахырында бераз гыйбадәт кылып алыгыз!». Бу хәдис кешене камил рәвештә гыйбадәт кылырга тырышудан тыймый, бәлки, чиктән ашуны муафикъ күрми.

Хәзерге вакытта авылларда да дингә килүчеләр шактый. Иман белән яшәү-пакълек билгесе. Әмма кайвакытта артык ышанулар тискәре гамәлләргә китерә, кешедә ышанычсызлык тудыра. Халык арасында дин турында дөрес фикер тудыру-безнең бурычыбыз. Кзыл-Яр авылы китапханәсендә дә өлкән буын китап укучылары белән "Дин һәм без" дигән түгәрәк өстәл оештырылды. Ихтирамга лаек абыстаебыз Фазылҗанова Тәнзилә апа бик матур хәдисләр укыды,аннары китапханәдәге дини китаплар белән таныштылар, һәркем дингә карата булган фикерләрен җиткерде.