Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

Мәрхәмәтлелек канаты астында

3 нче декабрьдә халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без инвалидлар ункөнлегендә сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр белән түгәрәк өстәлләр оештырдык. Авылда яшәгән тумышы белән белән инвалид Хисматова Ләйлә янында булдык. Ләйлә бик сәләтле кыз, ул кул эшләренә бик оста: бисердан картиналар чигә, бәйли, тегә, әнисе белән китаплар укырга ярата.