Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Халык авыз иҗаты. Әкиятләр"

Кәче авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән саф һавада "Халык авыз иҗаты. Әкиятләр" дигән әдәби кичә оештырды. Яшел чирәм өстенә төзелешеп утырган балалар китапханәче апалары укыган мавыктыргыч әкиятләрне бик яратып тыңладылар. Иң ошаганы ""Һөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми" булгандыр. Чөнки балалар аны аеруча да зур кызыксыну белән кабул иттеләр, әле кечкенә булсалар да, хәтта үзләренең фикерләрен әйтеп, тирән тәэсирләре белән уртаклаштылар.