Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Онытырга мөмкин түгел"

Илебез тарихында аерым даталар бар. Иң мөһимнәрнең берсе-22 июнь. Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, аның тарихын, бөек һәм кайгылы даталарын белмичә мөмкин түгел.22 июнь көнне Кәче авылы китапханәчесе мәктәп яны сәламәтләндерү лагере балалары өчен «Онытырга мөмкин түгел»дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Китапханәче балаларга сугыш халыкка күпме кайгы-хәсрәт алып килүе, ул елларда балалар җилкәсенә төшкән сынаулар авырлыгы турында сөйләде... Балалар тылдагы авыр хезмәт еллары, аларның партизан отрядларындагы һәм фронттагы батырлыгы турында белделәр. Сугыш турында шигырьләр ишеттеләр, видеофрагментлар карадылар. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.