Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Сабантуй бүген бездә!"

12 нче июнь көнне Кәче авылы җирлегендә Сабантуй булып узды. Сабантуйны авыл җирлеге башлыгы Шагихметов Р. Д. ачып җибәрде. Барлык килгән кунакларны, хезмәткәрләрне сабан бәйрәме белән котлады. Авыр хезмәтләре, сайлаган эшләренә тугрылыклары һәм туган якка мәхәббәт өчен район хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерде. Иң яхшы сабан батырларын билгеләп үтте.