Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Әкиятләр укыйбыз-хокукларны өйрәнәбез"

Кәче авылы китапханәсендә «Әкиятләр укыйбыз-хокукларны өйрәнәбез» дип исемләнгән  мәгълүмати сәгать үтте. Китапханәче балаларны бәйрәм белән котлады, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде һәм аларга кызыклы һәм мавыктыргыч җәй үткәрергә тәкъдим итте. Авыл китапханәчесе белән берлектә балалар «Әкиятләр укыйбыз-хокукларны өйрәнәбез» дигән китап күргәзмәсе буенча мавыктыргыч сәяхәт кылдылар, анда мөстәкыйль уку өчен Россия һәм чит ил авторларының китаплары тәкъдим ителде. Балалар әкиятләргә багышланган «Могҗизалар кыры» уенында бик теләп катнаштылар. Балалар әкиятләрнең исемнәрен, әкият геройларының исемнәрен кызыклы, күңелле һәм көлеп әйттеләр. Актив катнашкан өчен балалар татлы призлар алдылар. Бәйрәм ахырында китапханәче кечкенә укучыларга җәй көне китапханәне онытмауларын искә төшерде, һәм ул вакытта җәйге каникуллар күңелсез түгел, ә мавыктыргыч, кызыклы һәм танып-белү белән узачагын әйтеп узды.